«Китап йортында кунак бул» экскурсиясе (0+)
28
Сентябрь 2022
Чәршәмбе
28 сентябрь көнне Үзәк балалар китвпханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды: китапны ничек сайлап алырга, аларның киштәләрдә ничек урнашуы, китапларга карата мөнәсәбәт, китапханә кагыйдәләре турында белде. Уку залында балаларны Ириска каршы алды. Ул яшь китап сөючеләр белән бергә күңелле уеннар уйнады, табышмаклар чиште. Чара барышында нәниләр китапның кешелек тарихында иң гаҗәеп ачышларның берсе булуы, һәм «сакчыл мөнәсәбәт булмаганда, дәреслек һәм китапларның елавы» турында белде. Экскурсия азагында балаларга викторина тәкъдим ителде, алар сорауларга уңышлы җавап бирде. |